Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Ветераннар өчен госпитальдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм оештырылды. Өлкән буын вәкилләре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, шәһәрнең ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Рәфыйк Имайкин очрашты.

«Бүген шушы уңайлы залда сезнең буынга чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Сез кырыс сугыш елларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда икътисадны күтәрү, илебез тормышын җайга салу, балалар үстерү өчен барысын да эшли алгансыз. Шәһәр үзенең беренче төзүчеләрен, үз тарихын хәтерли. Бүген ярты миллионлы автокалада без сезнең буынның хезмәт нәтиҗәләрен күрәбез. Хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкән буын кешеләре! Яр Чаллыда, шәһәр һәм районнарда эшләгән изге гамәлләрегез өчен рәхмәт әйтергә телим. Балалар, оныклар игътибарыннан, ихтирамыннан читтә да калмагыз. Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез, сезнең белән горурланабыз»,  – диде мэр.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм депутатлары исеменнән «көмеш яшь» вәкилләрен ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада өлкән буын вәкилләренең физик һәм интеллектуаль активлыгына юнәлтелгән чаралар тормышка ашырыла.

Бәйрәм программасы чәй табыны һәм концерт белән дәвам итте. Ветераннар алдында шәһәрнең иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады, концертны "Энергетик" мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева алып барды.

Наил Мәһдиев Светлана Захарова белән бергә өлкәннәргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Хәзер сугыш ветераннары өчен госпитальдә 60 кеше тернәкләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, госпиталь эшли башлаганнан бирле монда 30 меңнән артык ветеран дәвалану узган.

Дүшәмбе, 1 октябрь 2018, 13:00