Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

КАМАЗны һәм шәһәребезне төзүчеләр, табиблар, укытучылар, өлкән буын вәкилләре «КАМАЗ» мәдәният сараена җыелдылар. Бүген биредә Чаллының өлкәннәре хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылды.

Фойеда бәйрәм кунакларын декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе каршылады. Теләгән кеше курчаклар ясау технологиясе белән таныша алды. 

Өлкән буын вәкилләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова котлады.

«Хөрмәтле беренче төзүчеләребез, бүген бөтен илдә өлкән буын адресына матур сүзләр яңгырый. Мактау сүзләре үз хезмәтләре, талантлары һәм тырышлыклары белән гаиләләрен, шәһәрне төзегән кешеләргә карата яңгырый. Бүген бу залда без күп милләтле зур гаиләбезнең тарихын, автокаланы төзү тарихын тагын бер кат искә төшерү өчен җыелдык. Россия Федерациясенең башка шәһәрләреннән аермалы буларак, Чаллы шәһәренең тарихы, язмышы үзенчәлекле. Һәм бу тарихны сез, фикердәшләрегез, дусларыгыз, хезмәттәшләрегез белән булдырдыгыз. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә кыска гына вакыт эчендә шәһәр илнең автомобиль сәнәгате үзәгенә әверелде. Һәм бүген сезнең хезмәт батырлыгы хәзерге буын чаллылыларга эшләргә һәм ышанычлы, ныклы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирә. Моннан 30, 40, 50 ел элек салынган нигез бүген безнең Ватаныбыз өчен хезмәт итә», - дип билгеләде Наил Мәһдиев. 

«Елларым минем – байлыгым минем» дип аталган бәйрәм программасында шәһәр артистлары башкаруында ретро-җырлар яңгырады. Шулай ук чаллылылар өчен «Татарстан» хореография ансамбле, «Наигрыш» халык ансамбле артистлары чыгыш ясады.

Дүшәмбе, 1 октябрь 2018, 15:32