Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өлкән буын декадасы кысаларында Комсомол районында 100 яшьтән узган чаллылыларны: Евгения Дмитриевна Кузнецованы, Александра Семеновна Филинованы, Гөлҗамал Ибраһимованы, Вера Ивановна Рудакованы, Мария Степановна Сербина, Василиса Григорьевна Шахматоваларны котладылар.

Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов хатын-кызларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Әлеге өлкәннәр барысы да күңел көрлеген югалтмыйча, туганнарының игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшиләр. Аларның күбесенең яраткан шөгыльләре һәм һәрберсенең гасырга сузылган мавыктыргыч тормыш тарихы бар.

Дүшәмбе, 1 октябрь 2018, 16:38