Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада «КАМАЗ призы»на Машина төзүчеләр көненә багышланган 2004 – 2006 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо буенча ХХІІІ шәхси-команда традицион турниры һәм «Татарстанның барлык йолдызлары» дзюдо буенча XXVI команда турниры узды.

Ярышларга Уральск (Казахстан), Чайковский, Краснокамск, Уфа, Киров-Чепецк, Ульяновск, Ижевск, Чистай, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Казан шәһәрләреннән 200 дән артык спортчы җыелды. Яр Чаллы шәһәрен «Олимпийский» спорт мәктәбенең яшь спортчылары тәкъдим итте. Шәхси ярышта җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгеләр:

Алексей Спиричев – 50 килограммга  кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;

Максим Хохряков – 55 килограммга  кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;

Семен Попов – 60 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;

Павел Заботкин – 66 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 2 урын;

Дмитрий Красноперов – 66 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;

Айрат Билалов – 73 килограммга  кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;

Мишаль Әл-Утейшан –73 килограммга  кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;

Демид Дубовцев – 73 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 1 урын;

Ярыш нәтиҗәләре буенча команда беренчелегендә 1 урынны «Олимпийский»  спорт мәктәбе командасы яулады, 2 урында – Уральск шәһәре командасы, 3 урында – Казан шәһәре командасы.

«Татарстанның барлык йолдызлары» дзюдо буенча XXVI команда турнирында 3:2 исәбе белән  ветераннар командасы җиңү яулады.

Сишәмбе, 2 октябрь 2018, 09:07