Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре трамвайларында өлкән буын декадасы кысаларында «Өлкән буынны котлыйк» һәм «Ветеранга, өлкән кешегә урын бир» акцияләре оештырылды. Шәһәр студентлар советы активистлары, «Нур» яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, өлкән яшьтәге гражданнарга Үзәк районы укучылары ясаган открыткаларны тапшырырга чыктылар.

Моннан тыш, өлкән буын вәкилләренә карата ихтирам күрсәтү, хөрмәтләү һәм аңлау кирәклеген искәртеп, яшьләргә «Өлкән кешегә урын бир» дигән листовкалар тараттылар. Барлыгы 300 котлау открыткасы һәм 500 листовка өләшенде.

«Өлкән буынны котлыйбыз» акциясе өлкән яшьтәге кешеләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, шәһәрнең һәм «КАМАЗ»ның беренче төзүчеләренә карата игътибарны арттыруга юнәлдерелгән.

Сишәмбе, 2 октябрь 2018, 09:27