Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы икенче ел рәттән өлкән яшьтәге кешеләр арасында узучы «Интернетка рәхмәт» федераль конкурсының «Иң актив төбәк» номинациясе җиңүчесе булып танылды. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган өлкән буын декадасына багышланган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

«2017 елда бөтен Россия буенча эшләрнең 15% республикадан килде. Бу эш нәтиҗәлелеген күрсәтә, аны без өлкән гражданнар белән уздырабыз. Мәсәлән, «Интернет-эшмәкәр» номинациясендә безнең республика кешесе өченче урынны алды, аңа 64 яшь. Ул бухгалтерлык программаларын үзләштерде һәм өйдән чыкмыйча крестьян-фермер хуҗалыгы бухгалтериясен алып бара», – дип билгеләп үтте Эдуард Вафин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда 11 ел дәвамында «Өченче буын университеты» белем бирү проекты эшли. Бу вакыт эчендә республикада компьютер белеменә өйрәтү программасын 30 мең кеше үзләштергән. Быел әлеге белем бирү программасын үстерүгә республика бюджетыннан 1 млн 260 мең сум акча бүлеп бирелде.

Чаллыда «Өлкән буынны шәхси компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәтү» программасының яңа курсы 1 октябрьдә «Нур» яшьләр үзәге базасында старт алды. Укыту программасы 38 сәгатькә исәпләнгән. Дәресләр атнага ике тапкыр икешәр сәгать уза. Курсларда пенсионерлар компьютерда эшләү күнекмәләре алачаклар, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталларыннан, электрон почта, социаль челтәрләр, скайп һәм башка файдалы интернет-сервислардан файдаланырга өйрәнәчәкләр.

Сишәмбе, 2 октябрь 2018, 10:00