Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда озын гомерле кешеләр саны арта һәм уртача гомер озынлыгы үсә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Гомер озынлыгы арта. Гомумән алганда, бу түбәндәге демографик процессларга хас: хезмәткә яраклы яшьтәге затларның чагыштырма авырлыгы өлешен арттыру, 2018 елда гомер озынлыгы 74,2 яшькә кадәр җитү. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге гражданнарның гомуми санында хатын-кызлар 70%, ир-атлар 30% тәшкил итә. 2030 елга республикада, тулаем Россия Федерациясе буенча, өлкән буын кешеләре саны 15%ка артачак», - дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

Хәзерге вакытта республиканың иң өлкән кешесе 107 яшьтә, ул Биектау районында яши. Иң өлкән ир-ат Казанда гомер итә, аңа 105 яшь. Республикада 90 һәм аннан да артыграк яшьтәгеләр саны 16 941 кешегә җиткән. Шуларның 2 864е ир – атлар, 14 077е – хатын-кызлар.

Яр Чаллыда иң өлкән хатын-кыз - Гөлҗамал Ибраһимова. Аңа 104 яшь тулды. Автокалада бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән сигез кеше яши. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, алар барысы да гүзәл затлар. Өлкән буын декадасы кысаларында автокалада 100 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, озак яшәүчеләрне һәм юбилярларны котлыйлар. 

Шимбә, 6 октябрь 2018, 16:27