Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокаланың балалар һәм яшьләр иҗат сарае хезмәткәрләре «Сәламәтлек иленә сәяхәт» исемле квест үткәрделәр. Уен ел саен уздырыла торган «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы» шәһәр акциясенең наркотикларга каршы профилактик чаралары шәһәр конкурсы кысаларында узды һәм «Укучыларның фәнни җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы укучылары өчен оештырылды. Командалар сәламәт яшәү рәвеше темасына төрле биремнәр үтәделәр.

Чара физик күнегүләр һәм спорт белән кызыксынуны арттыруга, үз сәламәтлегеңне ныгытуга, үз көчеңә ышаныч, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга, коллективта эшли белүгә, лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән. Анда барлыгы 57 кеше катнашты.

Сишәмбе, 2 октябрь 2018, 11:50