Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген иртән шәһәр мэры Наил Мәһдиев юлларны ремонтлау өчен җаваплы кешеләр белән күчмә киңәшмә уздырды. Игътибар үзәгендә юл инфраструктурасы мәсьәләләре булды. Шулай итеп, беренче чиратта шәһәр башлыгы моношәһәрләрне үстерү Фонды хисабына төзекләндерелгән Хлебный тыкрыгында булды. Әлеге юл Яр Чаллыда нигезләнә торган өч әйдәп баручы республика предприятиесе – «Челны Холод», «Челны хлеб» һәм «Булгарпиво» предприятиеләрендә яңа эш урыннары булдырыпкөчләрен арттырырга мөмкинлек бирде.

Хәзер биредә яңа юлдан тыш тротуарлар, яктырту, яңгыр канализациясе, парковкалар барлыкка килде. Участоктагы эшләр 133,2 млн сум тәшкил итә, шулардан 98,4 млн сумы моношәһәрләрне үстерү Фондыннан, ә 34,8 млн. сумы республика бюджетыннан бирелде.

Алга таба шәһәр башлыгы Җиңүнең 40 еллыгы урамы буйлап узды. Сәфәр Халыклар Дуслыгы урамы киселешеннән башланды. Наил Мәһдиев барлык нечкәлекләргә дә игътибар итте, «Мондый эре объектны тапшырганда нәкъ менә детальләр үз ролен уйный», – дип ассызыклады. Әйтик, мэрдан гараж кооперативларында урнашкан объектлар читтә калмады. Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимовка җитәкчеләр территорияне тиешле хәлгә китерсен өчен гараж җәмгыятьләре рәисләре, стоянкалар, җир участоклары хуҗалары белән очрашулар үткәрергә, коймаларны буярга, территориядә җимерелгән бордюраларны рәтләргә, чүп-чарны җыеп алырга киңәш ителде.

Наил Мәһдиев ашыгыч медицина ярдәме станциясе янында агачлар утыртырга, картодромдан янгын чыгу юлын, урам буйлап урнашкан кибетләрнең керү юлларын тәртипкә китерергә киңәш итте.

Ут баганалары да мэрның тәнкыйтеннән читтә калмады: аларны урнаштырганнан соң электриклар җирне тигезләмәгәннәр, трансформатор будкалары таләпләргә туры килмәгән.

Сишәмбе, 2 октябрь 2018, 14:55