Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Захарович Гришанин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләрен һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Анатолий Захарович Оренбург өлкәсенең Бузулук шәһәрендә туган. Урта мәктәпнең 10 сыйныфын, аннан соң энергетика техникумын һәм гидротехника институтын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1947 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1956 елда Валентина Денисовнага өйләнә һәм гаиләсе белән бергә Самара шәһәренә күченә, анда Куйбышев ГЭСында инженер булып эшли. 1959 елда гаилә Зәй шәһәренә күченә. Биредә Анатолий Гришанин Зәй ГРЭСында эшли. 1963 елда гаилә Яр Чаллыга күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Анатолий Захарович Түбән Кама ГЭСында капиталь төзелеш буенча директор урынбасары булып эшли. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Анатолий Гришанин тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Сишәмбе, 2 октябрь 2018, 15:12