Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тормыш сыйфатын тикшерү проекты кысаларында РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты 250 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә юл хуҗалыгы торышын бәяләде. Бәяләү нигезенә Финанс университеты 2018 елда үткәргән социологик сораштыру мәгълүматлары алынды.

Тикшерү үткәрелгән шәһәрләр арасында Грозный, Казан, Мәскәү, Төмән, Сочи, Яр Чаллы, Нижневартовск, Уфа, Тольятти һәм Череповец лидерлар булып тора, дип хәбәр итә Финанс университеты порталы.

Соңгы елларда Россиядә үз шәһәрләрендәге юлларның торышын яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләүчеләрнең өлеше даими рәвештә арта бара. Бүген Россиянең эре һәм урта шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 63% ы шундый фикердә.

Шәһәр транспорты эшенә бәя тотрыклы югары булып кала, соңгы еллардагы кебек үк – бүген аны респондентларның 82% уңай бәялиләр. 

2018 елда Дәүләт автоинспекциясе эшенә уңай бәя өлеше бераз артты – бүген аның эшен эре һәм урта Россия шәһәрләре халкының яхшы һәм канәгатьләнерлек 79 проценты дип бәялиләр (2011 елда-61%).

Сишәмбе, 2 октябрь 2018, 15:34