Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Укытучылар көне алдыннан «Автозавод районының мәгариф лидерлары» белем бирү учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре Мактау такталарын яңа исемнәр белән баету буенча тантаналы чара узды.

Быел гомуми, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү буенча конкурс комиссиясе каравына 47 кандидат тәкъдим ителде. Педагогларның мәгариф системасына керткән шәхси өлеше, һөнәри осталык конкурсларында җиңүләр, республика һәм шәһәр олимпиадаларында, конкурсларда, фестивальләрдә һәм конференцияләрдәге югары күрсәткечләр исәпкә алынды. 2017/2018 уку елы нәтиҗәләре буенча мәгариф өлкәсендә иң лаеклы 21 хезмәткәр сайлап алынды. Болар –Татарстан Республикасы министрлыкларының күкрәк билгеләре һәм Чаллы шәһәре мэры премиясе ияләре, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына ия булучылар, бөтенроссия, республика һәм шәһәр күләмендә һөнәри осталык грантлары конкурсында җиңүчеләр: «Россия мәгарифе элитасы», «Профи», «Ел укытучысы», «Укытучы-мастер», «Иң яхшы укытучы», «Өстәмә белем бирү буенча иң яхшы педагог» һәм башкалар.

Биредә мәгариф тармагы хезмәткәрләренең исемнәре белән танышырга мөмкин, аларга Мактау тактасына кертелү турында таныклыклар тапшырылды.

Сишәмбе, 2 октябрь 2018, 16:08