Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Энергетик" мәдәният сараенда Комсомол районы мөгаллимнәрен тантаналы кабул итү булды. Чарада мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре һәм район территориясендә урнашкан мәдәният һәм спорт учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Чара барышында 20 педагогка район Мактау тактасына кертү буенча «Комсомол районының иң яхшы педагогик хезмәткәрләре»дигән таныклыклар тапшырылды.

Таныклыкларны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, Шәһәр Башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең оештыру-педагогик тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Рәхимә Касыймова тапшырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районның иң яхшы 20 педагогы фотосурәтләре урнаштырылган Мактау тактасы 2010 елда тантаналы рәвештә ачылган һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының актлар залында урнаштырылга. 2016 елдан район Мактау тактасына музыка һәм спорт мәктәпләре педагогларын да кертә башладылар.

Тантаналы кабул итүдә шулай ук район үсешенә үз өлешләрен керткән учреждение җитәкчеләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Чәршәмбе, 3 октябрь 2018, 09:06