Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты мәсьәләсе буенча зона киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Моннан тыш, Яр Чаллыда узган әлеге киңәшмәгә ТР Дәүләт Советы, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Башкарма комитет, финанс органнары җитәкчеләре һәм башкалар килде.

Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына агымдагы елның сигез аенда 178,6 млрд. сум салым һәм салым булмаган керемнәр кергән. Татарстан Республикасы бюджетына 150,1 млрд. сум мобилизацияләнгән.

2019 елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджеты түбәндәге күләмнәрдә фаразлана: керемнәр – 228,2 млрд.сум, чыгымнар – 232,3 млрд. сум, дефицит белән- 4,1 млрд. сум.

Бюджет формалаштыруның база принциплары нигезендә, федераль һәм республика законнарына, сценар шартларның, муниципалитетларның тәкъдимнәре буенча Президент карарлары нигезендә, районнар, шәһәрләр белән берлектә муниципаль берәмлекләрнең 956 бюджет проекты формалаштырылган.

Финанс ярдәмен исәпкә алып, 2019 елга республика җирле бюджетларының кеременең гомуми күләме 79,3 млрд сум күләмендә фаразланган, «тискәре трансфертлар» түләү буенча йөкләмәләрне исәпкә алып, чыгымнар күләме 79,2 млрд сум тәшкил итә.

27 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын кертте. 2-10 октябрь көннәрендә комитет утырышы һәм парламент тыңлаулары узачак. Беренче укылышта республика бюджетын карау буенча Дәүләт Советы Сессиясе 18 октябрьгә билгеләнгән.

Чәршәмбе, 3 октябрь 2018, 12:50