Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Михайловна Абызова 90 яшен билгеләп үтә.

Анна Михайловна ТАССРның Алабуга районы Гари авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Әти-әниләре Калинин исемендәге колхозда эшли. 1936 елда ул укырга керә, урта мәктәптә җиде классы тәмамлый. Аннан соң Алабуга педагогия училищесында укый башлый. Анна Абызовага сугыш вакытында колхоз эшенә күп хезмәт куярга туры килә: «атларда җир сөрдек, чәчтек, бакчалар утырттык, басу һәм урып-җыю белән шөгыльләндек», - ди ул. Училищены тәмамлаганнан соң аны җидееллык мәктәпкә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә җибәрәләр. Анна Михайловна булачак тормыш иптәше Иван Николаевич Абызов белән дә шунда таныша. Бәхетле гаиләдә ике бала тәрбияләп үстерәләр. 1953 елда алар Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Шилнәбаш авылы мәктәбенә укытучылар булып эшкә урнашалар. Анна Михайловна 1981 елда, укытучы стажы 35 ел булганда, лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта аны ике баласы һәм оныгы куандыра.

Бөек Ватан сугышы ветераны «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова һәм районның ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская тапшырды. 

Чәршәмбе, 3 октябрь 2018, 12:05