Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театры сәхнәсендә беренче тапкыр TEDxBulvarEntuziastov узачак. Бу дөньякүләм танылган конференция, ул төрле темаларга чыгыш ясау сериясен үз эченә ала: фән, сәнгать, дизайн, сәясәт, мәдәният, бизнес, глобаль проблемалар, технологияләр һәм күңел ачу.

Чаллыда проектны Ted лицензиясе буенча Лилия Әглиуллина оештыра. Аның әйтүенчә, беренче вакыйганың максаты, ТEDxBulvarEntuziastov халыкара формат белән танышу, шулай ук шәһәргә шәһәр турында сөйләү.

Чара тәмамланганнан соң Чаллы мәйданчыгыннан барлык чыгышлар да TEDxTalks каналында күрсәтеләчәк (http://www.youtube.com/tedxtalks). Чара барышында шулай ук ВКонтакте төркемендә https://vk.com/tedxbulvarentuziastov онлайн трансляция үткәрү планлаштырыла.

 Оештыручы: Лилия Әглиуллина, Email: lilya0302@list.ru, телефон: +7 960 071741.

Шимбә, 6 октябрь 2018, 11:09