Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санитар-экологик айлык кысаларында шәһәрне җыештыру һәм яшелләндерү буенча чаралар дәвам итә. Бүген шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм рәткә китерү эшләренә 3800 кеше, 306 оешма, 24 берәмлек техника чыкты. 78 га мәйдан көнкүреш һәм үсемлек калдыкларыннан чистартылды, 177 куб.м чүп-чар чыгарылды.

Чара барышында түбәндәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның актив катнашуын билгеләп үтәргә мөмкин: «Омега», «Санрайз Сити» сәүдә үзәкләре, «Алиса» ҖЧҖ, «Ресурс «ТК» ҖЧҖ, «Стройтехком Холдинг» ҖЧҖ, «КамаАвто» ҖЧҖ, «Үзәк 16», «Береговая 35», «Кама 38» территориаль иҗтимагый үзидарәләре вәкилләре һәм 16, 35, 38 комплексларда яшәүчеләр.

Башкарма комитет хезмәткәрләреннән 40 кеше һәм Кама инновацион университетының 80 студенты, шулай ук Автозавод һәм Үзәк районнары администрациясе хезмәткәрләре 53, 54 комплексларның ТИҮ рәисләре белән берлектә Җиңүнең 40 еллыгы урамында газоннарны рәткә китерүдә катнаштылар.

Моннан тыш, чәршәмбе өмәсендә Яңа шәһәрнең 16, 35, 37, 38 комплексларында яшәүчеләр йорт территорияләрен җыештырырга, агач утыртырга, ботаклар кисәргә һәм газоннарны чистартырга чыктылар.

Көзге чорда шәһәр территориясендә 460 агач һәм куак утыртылды.

Чәршәмбе, 3 октябрь 2018, 16:10