Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннары өчен бәйрәм концерты булды. Тантаналы чара гадәттәгечә өлкәннәр декадасы кысаларында уза. Бәйрәм кунакларын фойеда фотокүргәзмә каршы алды, анда төрле елларда мэриядә эшләгән кешеләрнең фоторәсемнәре тәкъдим ителде.

Муниципаль хезмәттә эшләүчеләрнең күбесе шәһәр төзелешенең башында ук тордылар һәм автокала үсешенә лаеклы өлеш керттеләр. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советының депутатлар корпусы,  Башкарма комитетның дәүләт хезмәте ветераннары исеменнән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева котлады. «Шәһәребез һәм автозавод төзелеше елларында куйган хезмәтегез өчен сезгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Чөнки сезнең һәркайсыгызның хезмәт биографиясе КАМАЗ һәм безнең Яңа шәһәр төзелеше белән тыгыз бәйле. Сез яшь буынга үзегезнең белем, осталык һәм тәҗрибәгезне бирә алдыгыз. Бүгенге буын шәһәр җитәкчеләре сезнең эшне лаеклы дәвам итәләр. Сезнең эшкә җаваплы мөнәсәбәтегез, хезмәт кешесенә ихлас, эчкерсез мәхәббәтегез нәтиҗәсендә Яр Чаллы шәһәре Россия Федерациясенең машина төзелеше үзәге булды», - диде ул.

Чара кунаклары өчен шәһәрнең иң яхшы артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Тантанада катнашучылар «Болгар» бию ансамбле чыгышларын алкышлар белән каршы алды.

Сигез ел дәвамында Чаллыда өлкәннәр көненә бер генә көн түгел, ә тулы декада багышлана. «Көмеш яшьтәге» чаллылылар хөрмәтенә шәһәрнең барлык районнарында концертлар оештырыла. 5 октябрьдә бәйрәм чарасы Комсомол районында, 9 октябрьдә – Үзәк районында узачак. Ун көн дәвамында шәһәрнең мәгариф учреждениеләре, предприятиеләре, мәдәният, спорт һәм социаль яклау учреждениеләрендә 50 дән артык зур чара үткәрү планлаштырыла.

Фотолар Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының Inside студентлар матбугат үзәгеннән тәкъдим ителде. 

Чәршәмбе, 3 октябрь 2018, 17:29