Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелүче Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Ул «Иң шәп сыйныф җитәкчесе» Халык тану конкурсында җиңү яулаган – 48 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Валькаевага Дәүләт Думасы депутаты Рәхмәт хаты һәм 35 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырды.

«Иң шәп сыйныф җитәкчесе» Халык тану конкурсы Яр Чаллыда депутат инициативасы белән 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу юлы мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре «Челнинские известия» шәһәр газетасы битләренә 92 укытучы кандидатурасын тәкъдим итте.

Пәнҗешәмбе, 4 октябрь 2018, 08:51