Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

7 октябрьдә 10:00нан 16:00 сәгатькә кадәр автокаланың Sunrise City сәүдә үзәгендә #ЯПРОШЛА социаль акциясе узачак, анда хатын-кызлар Татарстан Республикасының әйдәп баручы онкологларыннан бушлай консультация ала алачак. Акция Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры һәм Philips компаниясе ярдәмендә оештырылучы зур масштаблы проект кысаларында үткәрелә.

Яр Чаллыда яшәүче хатын-кызлар онколог-маммолог белгечләрендә бушлай профессиональ тикшерү узачак һәм кирәк булган очракта, махсус җиһазландырылган кабинетларда ультратавыш тикшеренүләрен үтәргә мөмкин булачак.

Якшәмбе, 7 октябрь 2018, 10:11