Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә шәһәр Советының Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы узды.

Депутатлар агымдагы елда балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Әлеге темага доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады.

Ул җәйге каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, чөнки балаларның ирекле аралашуы рәвешендә өстәмә белем бирүнең табигый дәвамы булып тора дип билгеләп үтте.

Быел җәй төрле лагерьларда 18,5 меңгә якын бала ял итте. Мәктәп яны лагерьларында сигез меңгә якын укучы ял итте.

Шәһәр читендәге лагерьларда профильле сменалар популярлаша бара. Кагыйдә буларак, анда төрле конкурсларда, олимпиадаларда, спорт ярышларында катнашучылар һәм җиңүчеләр ял итә. Мондый сменаларның балалар мәнфәгатьләренә һәм талантларына туры китереп эшләнүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Быел 5 нче техник иҗат үзәгенең «Техника академиясе», балалар һәм яшьләр иҗат сараеның сәләтле балалары өчен «Браво» сменалары узды.Беренче тапкыр 30 нчы урта мәктәпнең «Интпроф», «КАМАЗ» ГАҖ һәм Кванториум белән уртак инженер сменасы уздырылды. Моннан тыш, олимпиадачылар өчен 26 һәм 77 нче гимназияләр базасында сменалар оештырылган иде.

Балалар һәм яшүсмерләрне яшәү урыны буенча эш белән тәэмин итү максатыннан 13 ял итү мәйданчыгы һәм 58 спорт мәйданчыгы эшләде, аларда футбол, волейбол, баскетбол, өстәлара ярышлар үткәрелде.

"Җәйге кампаниянең нәтиҗәлелек күрсәткечләренең берсе булып, ял оешмаларында бала алган сәламәтләндерү нәтиҗәсе тора. Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматлары буенча, 2018 елда ял итүче балалар арасында сәламәтләндерү нәтиҗәсе 95,6 % тан артык. Бу узган ел күрсәткеченнән югарырак», – хәбәр итте Рамил Хәлимов.

Ул шулай ук «риск» төркеме укучылары белән эш оештыру, җәйге чорда укучыларны эш белән тәэмин итү турында һәм башка темалар турында сөйләде.

Депутатлар җәйге эш белән тәэмин итү темасын тикшергәннән соң, балаларны ял белән тәэмин итү максатыннан шәһәр халкына әлеге мәгълүматны район хакимияте, шәһәрнең рәсми сайты, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет челтәре аша хәбәр итәргә кирәк дигән карарга килделәр.

Башкарма комитетка балалар лагерьларында эшләү өчен кадрлар әзерләүгә һәм сайлауга аерым игътибар бирергә, хөкем ителгән затлар эшенә юл куймау турында Федераль закон таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә тәкъдим ителде.

Комиссия рәисе Габделхак Батюшов хезмәттәшләрен якынлашып килүче укытучылар көне белән котлады. "Рамил Марван улы, Винер Хәмит улы, Фирдүс Фанавис кызы, сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм. Сезнең хезмәтегез бик катлаулы. Мин барлык укытучылар алдында баш иям. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, чын күңелдән эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек һәм иң яхшы теләкләр телим», - диде ул.


Пәнҗешәмбе, 4 октябрь 2018, 13:38