Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда бар көченә өлкән буын декадасы оештырыла. Автокаланың предприятие һәм оешма җитәкчеләре узган ел үзләрендә эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган өлкән буын хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрә, аларны бәйрәм белән котлый.  «Челны холод» комбинаты оешмадан пенсиягә киткән һәр пенсионерга 2500 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте. Моннан тыш, предприятие ветераннарын  үзләре җитештергән 1000 сумлык продукция белән тәэмин итте. «Челны бройлер» ҖЧҖ 806 пенсионерга азык-төлек җыелмасы әзерләде. Моннан тыш, пенсионерлар өчен предприятие ашханәсендә чәй өстәле артында бәйрәм концерты узды.

«Камский бекон» һәм «Челны хлеб» предприятиеләре дә үзләре җитештергән азык-төлек продуктлары җыелмасын элеккеге хезмәткәрләренә тапшырды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә предприятие һәм оешма җитәкчеләреннән ветераннарга, беренче төзүчеләргә һәм өлкән буын хезмәткәрләренә игътибар итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Хәйрия акцияләрен район администрацияләре дә оештыра. Тимурчылар отрядлары, яшьләр оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре ялгыз пенсионерларны яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итү, фатирларны җылыту буенча «Игелекле эшләр вакыты» акциясендә катнашачак.

Пәнҗешәмбе, 4 октябрь 2018, 15:14