Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Солнечный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе Бөек Ватан сугышы ветераннарын өлкән буын декадасы белән котлады. Бәйрәмгә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм 46, 47 комплекс ветераннары чакырылган иде. Чара 23 нче мәктәп ишегалдында агач утыртудан башланды. Яңгыр явуга һәм салкын һава торышына карамастан, агачлар утыртырга ветераннар, укучылар һәм мәктәп администрациясе чыкты.

Бәйрәм 90 яшьләрен билгеләп үтүче юбилярларны котлау белән дәвам итте.

«Солнечный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе шәһәр Советы депутаты Сергей Снарскийга, 23 нче урта мәктәп администрациясенә, мәктәп ашханәсе хезмәткәрләренә, «Солнечный» ТИҮ активына һәм «Интекс» ҖЧҖ, «Строй Сервис НЧ», ИП Рзаев А.Г. оешмаларына зур рәхмәт белдерде.

Пәнҗешәмбе, 4 октябрь 2018, 15:57