Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк район администрациясе 12-нче олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә, Дәүләт Советы депутаты Вячеслав Зубарев ярдәме белән «Өлкән яшьтәгеләр олимпиадасы» дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрде.

Ярышларда район халкы: Россия ветераннар Советы һәм пенсионерлар берлеге иҗтимагый оешмалары активистлары, «Умырзая», «Сөмбел», «Җәүһәр» ветераннар хорлары һәм ТИҮ әгъзалары катнашты.

Бәйрәм фитнес-инструктор җитәкчелегендә җиңел күнегүләр белән башланды. Катнашучылар, үзара туп, кәшәкә белән ярышып, яшьнең спортка комачауламавын тагын бер кат исбатладылар.

«Өлкән яшьтәгеләр олимпиадасы»нда катнашучыларның һәрберсе истәлекле бүләк һәм уңай эмоцияләр белән таралышты.

Пәнҗешәмбе, 4 октябрь 2018, 16:09