Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өлкән буын декадасында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сарае гаилә юбилярлары өчен үз ишекләрен ачты.

КамАЗ төзелеше елларында үз никахларын булдырган гаиләләр өчен бәйрәм чарасы үткәрделәр, алар арасында:

1. Беренче төзүчеләр – Виктор Аркадьевич һәм Галина Ивановна Малышевалар күп санлы бүләкләргә ия.

2. Нина Васильевна һәм Александр Иванович Перелигиннар озак еллар кою заводында эшләделәр.

 3. Нина Алексеевна һәм Альберт Семенович Пантюхиннар - бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үтәләр.

4. Ермолаев Владимир Васильевич һәм Татьяна Владимировна.

Владимир Васильевич-КАМАЗның атказанган хезмәткәре, җиһазларны монтажлауда һәм ремонт-инструменталь заводын эшләтеп җибәрүдә катнашты.

5. Ануфриев Николай Сергеевич һәм Зоя Ивановна пенсиягә кадәр ремонт-инструменталь заводында эшләделәр.

6. Миңсылу Гайсә кызы һәм Венер Абделхак улы Рамазановлар Төрекмәнстаннан шәһәргә күчтеләр.

7. Раилә Рәшит кызы һәм Игнат Афанасьевич Кнәзевлар -1968 елда Яр Чаллы шәһәренә килделәр.

8. Рушания Хатип кызы һәм Виталий Сәетхан улы Хөснетдиновлар  – югары квалификацияле белгечләр туплау турындагы боерык буенча Виталий Сәетхан улы КАМАЗ га күчерелә, хатыны аның артыннан килә.

9. Шевченко Владимир Ильич һәм Вера Сергеевна- Владимир Ильич хатыны белән 1969 елда күчеп килгән, озак еллар шәһәр төзелешләрендә баш инженер булып эшләгән. 50 ел бергә.

Бәйрәм парадын Яр Чаллы шәһәре ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова ачып җибәрде.

Шимбә, 6 октябрь 2018, 15:39