Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод, Комсомол һәм Үзәк районнарында шәһәрнең социаль яклау идарәсе, социаль иминият фонды, Пенсия фонды, мәшгульлек үзәге вәкилләре, шулай ук физик культура һәм спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау, ТКХ идарәләре белгечләре белән мәгълүмати очрашулар узды.

Очрашуда ветераннар һәм өлкән буын гражданнарны борчыган проблемалары турында фикер алыштылар: субсидияләр түләү, санаторийларга юлламалар бирү,фатир өчен түләүне исәпләү тәртибе, мәдәният учреждениеләренә ташламалы керү мөмкинлеге, эшләмәүче пенсионерларның квалификациясен күтәрү һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.

Чакырылган ветераннар закондагы төзәтмәләр һәм яңа кертелгән ташламалар, автотранспорт эшчәнлеге, шәһәр юлларының торышы, тротуарларны яктырту, санаторийларга юлламалар алу, пенсияләрне индексацияләү белән кызыксындылар. Очрашуда яңгыраган барлык сораулар шәһәр хезмәтләре тарафыннан исәпкә алынды.


Җомга, 5 октябрь 2018, 09:11