Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                      Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре һәм ветераннары!

                               Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!

Укытучылар көне – ул укытучыга мәхәббәт һәм тугрылык көне, һәрберебез өчен иң якын һәм кадерле бәйрәмнәрнең берсе.

Сезнең һөнәр – үзенчәлекле: аңа йөрәк кушуы буенча киләләр һәм бары тик чын педагоглар гына бу һөнәрдә үзләрен табалар. Сез гомерегезне балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга багышлыйсыз, аларга фән, иҗат һәм спорт өлкәсендә үз талантларын ачарга булышасыз. Шуның ярдәмендә алар фундаменталь белем ала, үз көчләренә ышана, киләчәк һөнәрләрен сайлауга беренче адымнарын ясыйлар.

Бүген Чаллы укытучылыгы үз эшендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән педагогларның югары профессиональ берләшмәсе булып тора. Яр Чаллы мәктәпләре ел саен республиканың иң яхшы мәгариф учреждениеләре рейтингларына керә, федераль тикшеренүләрдә лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә. Сезнең һәрберегез укучылар белән бай интеллектуаль һәм иҗади ресурслар, укытучылык потенциалы белән уртаклаша, фәннәргә карата кызыксыну хисе уята. Ел саен сезнең тырышлыгыгыз белән Чаллы укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыра һәм илнең алдынгы югары уку йортларына укырга керә. 

Бу бәйрәм көнендә сез белем, тәҗрибә биргән, сезнең күңел җылыгыз сеңгән укучыларыгыз һәм студентларыгыз, Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасының киләчәген ышанып тапшыруга лаеклы кешеләр булуын телим.

Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре вакытында укучыларның һәм аларның ата-аналарының сөенечле күз яшьләре сезнең хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт һәм казанышларыгыз өчен иң югары кадерле бүләк булсын.

Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!

                                                                                                    Иң изге теләкләр белән Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                                 Яр Чаллы шәһәре мэры

 

Җомга, 5 октябрь 2018, 09:17