Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музеенда «Комсомол - яшьлегем минем» дип исемләнгән ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышланган күргәзмәне ачу тантанасы булды. Күргәзмәдә комсомол билетларының үрнәкләре, фоторәсемнәр һәм документлар - барлыгы 368 экспонат тәкъдим ителгән, алар комсомол тарихы турында сөйли. Шулай ук чаллылылар комсомол турында кинохроника фильмнарын карый, интерактив зоналарда истәлеккә фотога төшә һәм шул чордагы җырларны тыңлый алдылар.

Чарада  сәламләү сүзе белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм комсомол ветераннары чыгыш ясады.

Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы күптән яшәүдән туктаса да, чаллылыларның күбесе хәрәкәт активлыгы чоры турында әле дә бик сагынып искә ала. Комсомолларның энтузиазмы һәм тырыш хезмәте белән КАМАЗ һәм Яңа шәһәр төзелгән.

Җомга, 5 октябрь 2018, 15:03