Җомга, 27 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы татар дәүләт драма театры үзенең  29 нчы иҗат сезонын ачып җибәрде. Сезонны ачу тантанасы театр бинасы каршындагы мәйданчыкта ук башланып китте. Премьера спектаклен карарга килгән тамашачыны театр артистлары кызыл келәмдә үк сәламләп каршы алды. Шунда ук 28 нче сезонга кыскача йомгак ясалды, кайбер спектакльләрдән өзекләр дә күрергә мөмкин булды. Аннары тамашачылар фойега уздылар, хуш исле чәй белән сыйландылар.

Гадәттәгечә, театр һәр иҗат сезонын сәхнәгә яңа спектакль куеп башлый. Быел коллектив танылган драматург Зөлфәт Хәкимнең “Тәрәзәдә һаман ут яна” пьесасын сәхнәләштергән. Режиссеры – Лилия Әхмәтова. Премьерага автор үзе дә килде.

Тамаша залында алма төшәр урын да юк. Күренеп тора, халык җәй буена сусаган зәвыклы сәнгать әсәренә. Спектакль бер сулышта барды һәм тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. Үзләрен бик бәхетле хис иткән яшь парлар Хафиз белән Филүсә яңа йорттан фатир сатып алалар. Күченүләренең беренче көннәреннән үк, аларның игътибарын каршы йорттагы тәрәзәдә көне-төне янып торган ут җәлеп итә. Хафиз, сәбәп табып, серле фатирның бусагасыннан атлап керә. Бу мизгел аның тормышында хәлиткеч кискен борылыш ясый. Драманың эчтәлеге менә шулай башланып китә. Ә нәтиҗәне инде һәркем үзенчә чыгара ала. Тамашачыны уйландыра торган, гыйбрәт алырлык, җитди әсәргә алынган артистлар. Рольләрне башкаручылар: Зөлфия Галиуллина, Фәнис Сәхәбетдинов, Чулпан Арсланова, Татарстанның атказанган артистлары Илфат Әскәров, Гөлфия Фәйзерахманова, Чулпан Садыйковалар һәр образны йөрәкләре аша үткәреп, халык күңеленә барып җитәрлек итеп уйнадылар.

Спектакль тәмамлангач, сәхнәдә узган елгы сезондагы казанышлары өчен артистларны төрле номинацияләр буенча бүләкләделәр. Аларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, театр директоры Рашат Фәйзерахманов, баш режиссер Фаил Ибраһимов, “Энергетик” мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаевалар тапшырды.

Р. Фәйзерахманов тамашачыларны 29 нчы сезонның иҗат планнары белән таныштырып үтте, театр сөючеләрне спектакльләргә чакырып калды. Бөек Тукаебыз әйткәнчә, театр халыкны яктылыкка, нурга илтә... Яңа сезонда да театр дәрәҗәле фестиваль-конкурсларда катнашып, зур уңышларга ирешсен, күркәм тамашачылар залларны тутырып килсен, татар телебезне бергәләп саклыйк, дип телибез. 

Фото: http://chelnytown.ru/

Шимбә, 6 октябрь 2018, 08:55