Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда өлкән буын декадасы кысаларында чаралар дәвам итә. «Энергетик» мәдәният сараенда «Сезнең еллар - алтын бөртекләре» дигән бәйрәм концерты булды. Барлык катнашучыларга да изге теләкләр белән Комсомол районы администрациясе  башлыгы Александр Кислов мөрәҗәгать итте.

«Энергетик» мәдәният сараеның иҗат коллективлары өлкәннәрне матур номерлар белән сөендерде. Дәртле һәм лирик җырлар, халык биюләре, инструменталь номерлар «көмеш яшьтәге» чаллылыларның күңеленә хуш килде.

Шимбә, 6 октябрь 2018, 11:02