Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәр территориясен чистарту һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә. Бүген Ризов боҗрасыннан Моторная урамына кадәр сәнәгать-коммуналь зонасында 600 агач үсентеләре утырттылар. Шәһәрне яшелләндерүдә ПАД, Горкоммунхоз, Горсвет, Шәһәр мунчалары, мәдәният һәм ял паркы, ДСГИ, Үзәк, Автозавод, Комсомол районнары, Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.

Чыршылар һәм каштаннар Җиңүнең 40 еллыгы урамында, Халыклар дуслыгы проспекты белән кисешкән урында пәйда булды. Агачлар сәламәтлек саклау идарәсе һәм Ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре тарафыннан утыртылды.

Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре Яр Чаллы проспектында 40 төп алма агачы утырттылар. Башкарма комитет хезмәткәрләреннән 200 кеше һәм КФУның Яр Чаллы филиалы студентларыннан 50 кеше Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча  Яшьлек проспектыннан Залесный проспектына кадәр газоннарны рәткә китерүдә катнаштылар. Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре Беляев урамы буенча, Автозавод районы администрациясе вәкилләре Автозавод проспекты буенча урнашкан газоннарны рәткә китерделәр.

37 комплекста яшәүчеләр активы, ТИҮ рәисе һәм «Строим будущее» идарәче оешмасы белән берлектә, 37/01, 37/03, 37/06 торак йортлары янында 37 төп агач утырттылар. «Энтузиаст» ҖЧҖ шәһәр халкы белән берлектә 2/07, 2/10, 2/11, 3/11 торак йортлар янында 30 агач һәм 30 куак утыртуда катнашты. Көзге чорда барлыгы 1440 агач һәм куак утыртылган. Өмәдә 5200 кеше, 370 оешма, 24 берәмлек техника катнашты. 137 га мәйдан көнкүреш һәм үсемлек калдыкларыннан чистартылган, 280 куб. метрдан чүп чыгарылган.

Шимбә, 6 октябрь 2018, 13:22