Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалага көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ТРның 13 районыннан 1470 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Ипподромның, «Южный» агросәнәгать паркы, «Төзүчеләр» стадионның ярминкә мәйданчыкларында бәрәңге, яшелчә, ит һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе белән күпләп сәүдә иттеләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәрәңгегә һәм яшелчәләргә бәяләр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләрдән түбәнрәк. Ярминкәләрдә бәрәңге бәясе 10 сумнан да артмаган, суган -13 сум.

Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә Менделеевск һәм Әгерҗе муниципаль районнарының концерт программалары оештырылган иде, алар бәйрәм атмосферасы тудырды.

Киләсе ярминкәләр 13 октябрьдә расланган  мәйданчыкларда узачак.

Якшәмбе, 7 октябрь 2018, 09:17