Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өлкән буын декадасы кысаларында, КФҮдә алырга мөмкин булган яңа хезмәт турында хәбәр итәбез. Татарстанның күп функцияле үзәкләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының реестрын булдыралар. Соңыннан анда катнашучыларның туганнары "Үлемсез полк" акциясенә кушылу өчен ветеранның зур форматтагы фотосурәтен бушлай ала алачак.

Реестр өчен мәгълүматларны барлык теләүчеләр, берничә ысул белән калдыра ала. Мәсәлән, КФҮкә шәхсән мөрәҗәгать итеп яки мәгълүматларны Инстаграм аша җибәрергә мөмкин. Фотография белән бергә түбәндәге мәгълүматны калдырырга кирәк: сугышта катнашучының фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, аның хәрби исеме, туган һәм үлем датасы. Фотоны сканер аша чыгаргач, төп нөсхәсен хуҗаларына кайтаралар.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 09:03