Дүшәмбе, 8 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Агымдагы елның сигез аенда автокалада 921,9 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина хәбәр итте.

Сигез ай эчендә Яр Чаллыда гамәлдәге законнарны бозуның 220 очрагы ачыкланган. Аларның шактый өлеше – 95 факт, җәмәгать транспорты тукталышларында урнашкан сәүдә объектларында да закон тарафыннан тыелган вакытта сыра сату (43,2%) тәшкил итә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитет, хокук саклау органнары, махсус хезмәтләр, күзәтчелек органнары хезмәткәрләренә спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча эшне дәвам итәргә кушты.

«Сәүдә нокталары җәмәгать транспорты тукталышларында кирәк булган вакытлар бар иде. Әгәр кече бизнес белән шөгыльләнүче закон бозса, моны белеп тә, билгеләнгән законлы таләпләрне үтәргә кирәк санамаса, ул үз эшчәнлеген дәвам итә алмый. Моның белән килешергә ярамый. Билгеләнгән тәртиптә, суд аша бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Мин демонтаж һәм эшчәнлекне тулысынча туктату турында сүз алып барам. Бездә мондый фактлар бар иде», - диде мэр.

Шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан «Райисполком», «7 комплекс», «Универсам», «Хәсән Туфан проспекты» тукталышларының җир асты кичүләрендә сәүдә объектлары юк демонтажланган.

Агымдагы елның 1 сентябренә Чаллы шәһәрендә 142 оешма 580 сәүдә объектында гамәлгә ашырыла торган алкогольле продукцияне ваклап сату лицензиясенә ия. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда лицензиат-предприятиеләр саны дүрткә кимегән, сәүдә объектлары саны 39га арткан.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 09:01