Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе филиалларының эше турында эшлекле дүшәмбе вакытында ведомство җитәкчесе Евгения Варго сөйләде.

Яр Чаллыда 2 филиал эшли, шуларның берсе Гидротөзүчеләр урамы ур., 10 йортта (ГЭС 4/2/1), икенчесе Тынычлык проспекты 62 йорт (3/16) адресы буенча урнашкан. КФҮтә кабул итү тәрәзәләренең гомуми саны 66ны тәшкил итә.

КФҮ бинасында дәүләт пошлиналарын һәм түләү терминаллары, инфоматлар, кунак компьютерлары (моноблоклар) бар. Моннан тыш, КФҮнең көтү бүлмәләре уңайлы зона белән җиһазландырылган.

КФҮ офисларында түбәндәге ведомстволарның хезмәтләре күрсәтелә:

Яр Чаллы шәһәре КФҮ филиалларына көн саен 3000 дән артык кеше мөрәҗәгать итүче биш шәһәр исемлегенә керә. Статистика күрсәткәнчә, учреждениенең ихтыяҗы һәм популярлыгы елдан-ел арта бара.

Яр Чаллы шәһәрендә халык арасында иң актуаль хезмәтләрнең берсе Россия Федерациясе гражданины паспортын алу, алыштыру. 2018 елның тугыз аенда әлеге хезмәттән 16244 кеше файдаланган. Шуларның 3156 – беренче тапкыр паспорт рәсмиләштерүче гражданнар. Якын арада шәһәр халкы өчен тагын бер хезмәт күрсәтеләчәк - биометрик паспортны рәсмиләштерү.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 09:05