Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның футбол кырында яшүсмерләр клублары командалары арасында ел саен үткәрелә торган футбол буенча «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» турнирының ярымфиналы узды. Уен «Бердәм Россия» партиясе Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» проекты кысаларында үткәрелә.

Ярым финалда «Исток» һәм «Чайка»яшүсмерләр клубларының ишегалды командалары көч сынашты. Киеренке көрәштә «Чайка» командасы 4:3 исәбе белән җиңү яулады. Уенның төп судьясы итеп «Меридиан» яшүсмерләр-яшьләр клубының яшьләр белән эшләү буенча белгече Андрей Кадыльский билгеләнде.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 10:40