Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда #ЯПРОШЛА акциясе узды, аның кысаларында хатын-кызлар түләүсез сөт бизләрен тикшертә һәм Татарстан Республикасының алдынгы онколог-маммологларыннан консультацияләр ала алдылар.  Акция Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры һәм Philips компаниясе ярдәмендә оештырылучы зур масштаблы проект Sunrise City сәүдә үзәгендә узды. Анда 17 яшьтән алып 79 яшькә кадәр булган 631 хатын-кыз катнашты. Тикшерү нәтиҗәсендә 96 төрле патология ачыкланган. Табиблар җиде пациентта яман шеш куркынычы булуын ачыклаган. Алар инновацион җиһазларда өстәмә ультратавыш тикшеренүенә җибәрелде.

«Профилактик тикшерүләрдән куркырга кирәкми, аларны ел да үтәргә кирәк. Ел саен үткәрелә торган тикшерүләр генә онкоавыруларның иртә диагностикасын ачыклый ала. Нәкъ менә иртә диагностика дәвалануга ышаныч өсти», – дип билгеләде Татарстан Республикасының баш онкологы, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков.

Автокала хатын-кызларының сорауларына 12 онколог-маммолог һәм республика белән Чаллы онкология диспансерының ультратавыш диагностикасы буенча 4 табибы җавап бирде.

Табиблар билгеләп үткәнчә, мондый тикшерүләрдән соң сөт бизләрендә булган төрле патологияләренең 10% ы ачыклана, аның 1%ы яман шешкә туры килә. Шулай ук белгечләр сүзләренә караганда, әгәр авыруны үз вакытында ачыклау һәм кирәкле медицина ярдәме күрсәтү булса, сөт бизендәге яман шешнең 98% ын дәвалап була.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 11:37