Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы спортчылары ятып штанга күтәрү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узган Новочебоксарсктан медальләр белән кайттылар. Ярышларга бөтен Россиядән 150 спортчы җыелды. 17 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар ятып штанга күтәрү буенча көч сынаштылар. Ярыш ике номинациядә узды.

Чаллы «Заря» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары Татарстан Республикасы командасы составында чыгыш ясады. Әлеге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Данил Волков 59 кг авырлык категориясендә яшүсмерләр арасында үткән беренчелектә 127,5 кглы штанга белән иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, шул ук авырлык категориясендә егетләр арасында 125 кг нәтиҗә белән Чаллы егете Дмитрий Роенко икенче урынны алды. 74 кг авырлык категориясендә яшүсмерләр арасында 1 урынны 122,5 кг нәтиҗә белән Айнур Фәссахов яулады. 

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 12:33