Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өлкән буын көне кысаларында «Виктория» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе стадионында ишегалды спорт төрләре буенча шәһәр фестивале узды. Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара, быел ярышларда шәһәрнең 37 территориаль иҗтимагый үзидарәсендә яшәүчеләр катнашты.

Фестивальне ачу тантанасында «Тулпар» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм 1 нче шәһәр  балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда тәрбияләнүчеләр катнашты. Ярышларда катнашучыларга Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова белән физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Ярышлар спортның 8 төре буенча үткәрелде-шахмат, шашка, армрестлинг, гер спорты, скакалкада сикерү, ГТО нормаларын тапшыру, дартс, гаилә эстафетасы. Ярышларның барлык төрләре буенча 1-3 урыннарны алган җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Ишегалды спорт төрләре фестивале нәтиҗәләре буенча 1 урынны Үзәк районның территориаль иҗтимагый үзидарәләр үсеше ассоциациясе халкы, 2 урынны Автозавод районының территориаль иҗтимагый үзидарәләр үсеше ассоциациясе халкы, 3 урынны Комсомоль районының территориаль иҗтимагый үзидарәләр үсеше ассоциациясе халкы алды.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 14:09