Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда Ел саен үткәрелә торган «Наше время-Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты VI ачык республика телевизион фестиваленең беренче сайлап алу туры тәмамланды. Зона ярышларында 210 кеше – Татарстан Республикасының 9 муниципаль районыннан: Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Кукмара районнарыннан һәм Яр Чаллыдан  40 оешма, предприятие вәкилләре катнашты.

Жюри карары белән гомумкоманда зачетында сайлап алу турының җиңүчеләре дип түбәндәге командалар табылды:

I урын - «Аммоний»АҖ (Менделеевск шәһәре);

II урын - «КАМАЗ» ГАҖ пресс-рама заводы (Яр Чаллы шәһәре);

III урын - «Сетевая компания» ААҖ (Алабуга электр челтәрләре) һәм «Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы» АҖ (Менделеевск шәһәре).

Катнашучыларга бүләкләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм жюри рәисе, Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова тапшырдылар. Җиңүчеләр жюридан 13-14 ноябрьдә Казанда узачак фестивальнең суперфиналына махсус чакыру алдылар.

Моннан тыш, «Музыка», «Хореография», «Дан минуты»номинацияләрендә индивидуаль һәм төркем юнәлешләре буенча җиңүчеләр ачыкланды. Предприятиеләр командалары составында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрле хезмәткәрләр чыгыш ясый алды, алар өчен конкурс программасы төрләрендә дәресләр һөнәри эшчәнлек булып тормый. Шәһәр һәм районнарның җыелма командалары һәм мәдәният тармагы хезмәткәрләре фестивальдә катнашуга кертелмәде.

 Сайлап алу турында катнашучылар өчен Чаллыда эстрада сәнгате (Дмитрий Платонов, Мәскәү шәһәре), заманча хореография (Лилия Баһаветдинова, Казан шәһәре), пластика (Владимир Аносов, Мәскәү шәһәре) һәм концерт номерлары режиссурасы (Александр Фельдман, Казан шәһәре) буенча бушлай мастер-класслар үткәрелде.

Киләсе сайлап алу турлары:

19-20 октябрьдә Зәй шәһәрендә;

26-27 октябрь көннәрендә Казанда;

2-3 ноябрьдә Түбән Камада узачак.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 14:18