Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда өлкән буын декадасы кысаларында «Картлык шатлык»дигән хәйрия акциясе узды.

Акция Яр Чаллы шәһәренең иреклеләр үсеше үзәге һәм «Орион яшьләр» үзәге инициативасы белән шәһәр Башкарма комитеты Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәме белән оештырылды.

Анда 28 мәгариф учреждениесе катнашты, 92 чара үткәрелде: ветераннарга һәм пенсионерларга өйләренә бару, бәйрәм концертлары, уртак сыйныф сәгатьләре һәм башкалар.

Чарада бер меңнән артык иреклеләр катнашты, 600гә якын кешегә ярдәм күрсәтелде.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 14:53