Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы «Электротранспорт» хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Тантаналы чара предприятиенең 45 еллыгына багышланды. 1973 елның 8 октябрендә Кама буендагы шәһәрдә беренче тапкыр трамвай хәрәкәте ачыла. Предприятие коллективын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин котлады.  

«Иртүк беренчеләрдән булып эшкә сез чыгасыз һәм шәһәребезнең бөтен сәнәгать зонасы хезмәте өчен уңайлы шартлар тудырасыз. Сез - җитәкчегез белән бик җаваплы команда. Алдыгызга нинди генә бурыч куелса да, аны төгәл үтисез. Алда яңа бурычлар тора: трамвайларны да трамвай юлларын да яңартырга, тизлекне арттырырга кирәк. Без бу эшләрне  бергәләп башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Сезне юлда һәрвакыт яхшы һава торышы озата барсын», - диде Ринат Абдуллин.

13 елдан артык предприятиенең генераль директоры булып Рәшит Шәмсетдинов тора. «Соңгы 12 елда без, күп кенә проблемалар булуга да карамастан, трамвай хәрәкәтенең өч тармагын булдырдык. Бүген трамвай шәһәр халкының яраткан һәм кирәкле хәрәкәт итү чарасы булып тора. Шәһәребездә трамвай хәрәкәтен үстерү перспективалары бар. Бүген без 20 яңа трамвай алдык. Составны тагын да яңартуны көтәбез», - диде ул үз чыгышында.

Бүгенге көндә предприятиедә 1000гә якын кеше эшли. Иң яхшы хезмәткәрләрне шәһәр мэры һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Чаллыда трамвайлар елына 20 млн пассажир йөртә. Хәзерге вакытта предприятиедә җәмәгатьчелекне йөртү өчен билгеләнгән 112 вагон бар.

Бәйрәм кунаклары өчен «Болгар» бию ансамбле һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 16:19