Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең наркотикларга каршы профилактик чаралары конкурсы һәм «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» акциясе кысаларында «Гармония» яшүсмерләр-яшьләр клубы белгечләре тарафыннан «Уңыш – минем сайлау» дигән интерактив дәрес үткәрелде.

Конкурс чарасы сәламәт яшәү рәвешен алып баруга уңай караш формалаштыруга, сәламәтлекне саклауга, эчке шәхси ресурсларны табуга, яшүсмерләр һәм яшьләрнең социаль күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Дәрес башында катнашучыларга тормыш мәгънәсе турында видеоролик карау тәкъдим ителде. Фильм караганнан соң балалар аның буенча фикер алыштылар һәм һәр кешенең уникаль булуы турында нәтиҗә ясадылар. Үзеңнең нәрсәгә сәләтле, нәрсәгә өстенлек бирүеңнән чыгып, дөрес максат билгеләргә һәм үз-үзеңә ышанырга кирәклеге турында билгеләп үтелде. Балаларның җаваплары буенча нәтиҗә ясалды.

 Аннары катнашучыларга психологик күнегүләр тәкъдим ителде. Балаларга һәм яшүсмерләргә «мин нинди?» соравына җавап бирергә яки үзләренең яхшы сыйфатларын атарга кирәк иде. Сыйфатлар төс белән билгеләнде.

Аннары психологик күнегүләр, шулай ук «Үз эчеңдә ресурслар эзләү» медитациясе үткәрелде.

Чарада 13-18 яшьлек 25 кеше катнашты.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 16:15