Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кама балалар медицина үзәгендә сыйфат менеджменты системасының ISO 9001:2015 халыкара стандартына туры килү буенча тышкы күзәтү аудиты тәмамланды. Инспекция органы булып «CERT International» s.r.o. сертификацияләү оешмасы тора. Комиссия составына сертификацияләү органының баш аудиторы Татьяна Малгатаева һәм аудитор, Казан шәһәренең «СЕРТ Академия» ҖЧҖ директоры Венера Абдуллаева керде.

Аудит барышында комиссия тарафыннан барлык структур бүлекчәләр тикшерелде. Комиссия әгъзаларын «КБМҮ»ДАССОның структур бүлекчәләр җитәкчеләре озата йөрде. Аудит документларны анализлау, югары һәм урта дәрәҗәдәге җитәкчеләр, оешманың структур бүлекчәләре персоналы белән әңгәмә, эш урыннарында процессларны күзәтү, инфраструктура һәм җитештерү мохитенең торышы кебек ысулларда төзелде.

Комиссия 2017 елда «КБМҮ» ДАССОга бирелгән сыйфат менеджменты системасының ГОСТ ISO 9001:2015 таләпләренә туры килү сертификатының көчен раслады.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 16:27