Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районының сәнгать көллиятендә «Буыннар бәйләнеше» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. «Көмеш яшь» вәкилләренә изге теләкләр белән район администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева мөрәҗәгать итте.

Көллият студентлары тамашачыларны кызыклы сәхнә номерлары белән сөендерде. Дәртле һәм лирик җырлар, халык биюләре, инструменталь номерлар өлкән буын кешеләренең күңеленә хуш килде.

Комсомол районы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәме белән районда 7 меңнән артык ветеран һәм пенсионер катнашында чаралар оештырылды.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 17:08