Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районы ветераннары юбилей уңаеннан котлаулар кабул итәләр. Федосия Федотовна Фролова 95 яшьлек юбилеен һәм Юлия Владимировна Кольцова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярларга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләрен һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев тапшырдылар.

Федосия Федотовна Чаллы районының Биш авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Мәктәптән соң педагогия институтында укый. Сугыш елларында Зәй районының Түбән Биш авылында укытучы булып эшли. 1946 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Әлмәт районының Калеевка авылына күчеп китә. Лаеклы ялга чыкканчы авыл мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. 1989 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Тормыш иптәше белән ул тәрбияләп үстерәләр, ике оныгы бар. Федосия Фролова тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Юлия Владимировна Грозный шәһәрендә туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң Дәүләт банкының исәп-кредит техникумын тәмамлый. 1948 елда кияүгә чыга.  Юлия Владимировна лаеклы ялга киткәнчегә кадәр Әлмәтнең СМУ-37 оешмасында эшли. 2000 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстерәләр, 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Юлия Кольцова тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 9 октябрь 2018, 08:25