Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада «Чаллыда эшлә!» акциясе старт ала. Акция дүртенче тапкыр уза һәм 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада төрле тармак оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре, мәктәп һәм һөнәри уку йортлары укучылары катнашачак. Акция  кысаларында экскурсияләр, мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узачак. Чарада актив катнашучылар өчен конкурс үткәрелә, аның җиңүчеләре акция партнерларыннан призлар алачак.

Әлеге акция шәһәребездә 2017 елда старт алган иде. Шул вакыт эчендә 77 һөнәри юнәлеш бирү чарасы оештырылган, аларда 1982 укучы, студент һәм социаль-тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. 53 предприятие һәм оешма киләчәк буыннар өчен үз ишекләрен ачты. Акция чаралары мәктәп укучылары һәм студентларның һөнәри ориентлашуына, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә ихтыяҗ тудырган һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштыруга, мәктәп укучыларын, студентларны һәм аларның ата-аналарын автокала территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләрнең эше белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Акциядә актив катнашучылар өчен социаль челтәрләрдә куелган иң яхшы фото һәм видеога конкурс игълан ителәчәк. Куелган материалларны шәһәр һәм предприятие исемен күрсәтеп #НеделяБезТурникетов; #СоюзМаш; #Росмолодежь, #РаботайВЧелнах #ДОДОпиццаЧелны хештеглары белән урнаштырырга кирәк. Конкурста 2018 елның 21 октябренә кадәр төшерелгән фото һәм видеоматериаллар катнаша ала. 

Чәршәмбе, 17 октябрь 2018, 13:00