Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында шәһәр Башкарма комитетының архив бүлегендә 17 нче урта мәктәпнең җиденче сыйныф укучылары өчен экскурсия оештырылды. Архив бүлеге башлыгы Люция Шәмсевәлиева укучыларга шәһәр архивларында нинди документлар саклануы турында сөйләп узды. «Яр Чаллы шәһәре - Бөек Ватан сугышы чорында» темасына әңгәмә кору аларга аеруча ошады.

Укучылар Элеватор тавы районында сугыш елларында снайперлар мәктәбе эшләвен белделәр. 112 махсус бүлекчәдә хәрби хәзерлек үткәннәр. Урамнарда качу өчен махсус корылмалар оештырылган булган. Тәрәзәләрдә яктылыкны каплаучы җайланмалар корылган. Караңгы төшә башлауга шәһәрдәге барлык тәрәзәләр калын тукымалар белән ныклап каплана торган була. Башкарма комитет документларында әле Чаллы халкының бу таләпне үтәмичә, яктылыкны каплау режимын бозган өчен, җәза алулары турында документлар саклана. Шәһәр предприятиеләре арбалар, чаңгы, чаналар әзерләү, аяк киемнәре ремонтлау һәм тегү, кашыклар, мунчала сумкалары, сәдәфләр җитештерү өчен хәрби заказлар алганнар.  Чаллыда Идел флотилиясе судноларын ремонтлаганнар. Шулай ук шәһәрдә саперларның хәрби часте урнашкан була. Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрнең ничек яшәве турында тулы тарихны биредә укый аласыз.

Сишәмбе, 9 октябрь 2018, 15:28