Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районның 800дән артык ветераны, беренче төзүчеләре, шәһәрнең Мактаулы гражданнары, ликвидацияләнгән предприятиеләре пенсионерлары Сара Садыйкова исемендәге концерт залына җыелды. Биредә өлкән буын декадасына багышланган «Син аның ничек булганын хәтерлисеңме...» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Өлкән буын вәкилләрен 82 нче кадет мәктәбенең тынлы оркестры каршы алды. Н. Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбе укучылары үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырдылар.

Залда утыручыларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм бәйрәм белән котладылар.

Килгән кунаклар алдында «Кызыл Тау» мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары, «Болгар» бию ансамбле һәм «Ретро» ветераннар ансамбле чыгыш ясады.

Чәршәмбе, 10 октябрь 2018, 08:33