Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясеның зур залында "1 нче балалар сәнгать мәктәбе" белем бирү учреждениесенең 45 еллыгына багышланган күргәзмәне ачу тантанасы булды.

Сәнгать мәктәбенә 1973 елда нигез салына. Бүгенге көндә мәктәптә 533 укучы һәм 22 укытучы бар.

45 еллык белем бирү эшчәнлеге дәверендә мәктәпне 2800 дән артык бала тәмамлады, чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе профильле урта махсус һәм югары уку йортларына уңышлы укырга керде, шулай итеп һөнәри эшчәнлеген сынлы сәнгать һәм дизайн белән бәйләде. Мәктәп һәрвакыт үзенең педагогик коллективы белән дан тота. Озак еллар балалар белән профессиональ әзерлекнең югары дәрәҗәсенә һәм зур эш тәҗрибәсенә ия булган педагоглар эшли, шул ук вакытта үзләре дә гамәлдәге рәссамнар һәм дизайнерлар булып кала.

Бүгенге көндә укытучылар составына мәктәпнең горурлыгы булган 16 чыгарылыш сыйныф укучысы керә.

Коллектив адресына котлау сүзләрен шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова, Россия Рәссамнар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов, Татарстан Республикасының халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының 1 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Леонид Авраменко һәм башкалар җиткерде.

Күргәзмә 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Чәршәмбе, 10 октябрь 2018, 09:07